Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 70 мең квадрат метр торак мәйданы тапшырылачак

Райбашкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов сөйләвенчә, Алабугада берничә ел инде күпкатлы яңа йортлар төзелмәгән диярлек.

Озак салына торган йортлар белән дә кыенлыклар булганга, район башлыгы Рөстәм Нуриев, игътибарны аларга юнәлтте. Былтыр алабугалылар үзләренең күптән көткән фатирларына күченә алды — Меңьеллык урамындагы № 1а йортын куллануга тапшырдылар. Аны 6 ел буе көттеләр.

Хәзер шәһәрдә күп катлы йортларны төзү эше актив бара. Быел 4нче микрорайондагы алты күпфатирлы йорттан торачак «Адымнар» торак комплексының 1 йорты инде файдалануга тапшырылачак. Бу барлык тапшырыласы мәйданның 10 мең квадрат метры дигән сүз.

− Фатирларны саталар инде, − дип аныклады Ленар Нургаянов.

"Өч аю«дан ерак түгел салына торган күпфункцияле торак комплексында да эш кайный. Анда 18 катлы йорт булачак, аның мәйданы — 50 мең квадрат метр.

Гамәлдә тәмамланган объектлар да бар. Март ахырында «Кама-Сервис» төзүчеләре йортларның берсен тапшырачак. Ел ахырына икенчесе әзер булачак.

Коммерциячел торактан тыш, быел социаль торак та төзи башлаячаклар. Иҗтимагый ипотека буенча ике йорт өчен Болгар урамында җир кишәрлекләре билгеләнгән, ай азагында төзүчеләр йортларның нигезен салырга керешәчәк. 60ар фатирлы ике йортта нефтьчеләр һәм социаль өлкә хезмәткәрләре торачак.

Алабугалылар шәхси йорт төзү белән дә кызыксына. Былтыр шундый 40 мең квадрат торак мәйданы тапшырылган, быел да ниятләр бар. Болгар урамында, Урман аланы, Царицыно коттеджлы поселокларында шәхси торак йортлар салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев