Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада 98 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны тавыш бирүдә катнашты

Ул якыннары өчен тотрыклы киләчәккә омтыла, шуңа күрә тавыш бирү көнендә читтә кала алмады.

Бөек Ватан сугышы ветераны, алабугалы Кирилл Тимряков өйдә тавыш бирде. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары аның янына бюллетень һәм тавыш бирү өчен күчерелмә әрҗә белән килделәр. Кирилл Степанович Алабугада Бөек Ватан сугышында катнашкан соңгы кеше. Быел аңа 99 яшь тула.

Ветеран якыннары өчен тотрыклы киләчәк тели, шуңа күрә сайлаулардан читтә кала алмый. Аның фикеренчә, сайлауларда катнашу — киләчәккә йогынты ясау мөмкинлеге генә түгел, ә гражданлык бурычы да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев