Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада агитбригада ветераннарны Җиңү көне белән котлады

Чара «Йөрәктән йөрәккә» акциясе кысаларында узды.

Бүген, иртәнге сәгать 8дән агитбригада «Йөрәктән йөрәккә» программасы белән ветераннарыбызны котлый. Ленинград блокадасын кичергән Владимир Громов һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы ветераннар Лидия Горбунова һәм Кирилл Тимряковка рәхмәт сүзләрен җиткерделәр инде.

«Бик күңелле, мондый игътибар өчен рәхмәт», — дип рәхмәт белдерде ветеран һәм агибригада артистлары белән бергә җыр башкарды.

Владимир Громов, үзенең олы яшьтә булуына карамастан, актив булып кала һәм әле дә хор составында җырлый.

Бөек Ватан сугышында катнашучы ветеран Лидия Ильинична Горбунованы бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева котлады. Лидия Ильинична киләсе елга да Җиңү бәйрәмен шулай ук бергә каршы алырга вәгъдә итте.

«Йөрәктән йөрәккә» акциясе кысаларында агитбригада котлау сүзләрен сугыш ветераны Кирилл Тимряковка җиткерде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Надир Курамшин һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев котлады.

Ветеран кунакларга Җиңү көне белән котлаулары өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да тыныч күк йөзе теләде. Музыка тавышын ишетеп, ветеран йорты янына күршеләре дә килде. Алар аның белән бәйрәм шатлыгын уртаклашты, шулай ук агитбригада белән фотога төштеләр.

Сүз уңаеннан, бәйрәм машинасы руле артында Джокер позывнойлы МХО катнашучысы иде. Ветераннарны котлау — зур горурлык, диде ул. Шулай ук безнең егетләрнең бүген дә Ватанны фидакарьлек белән яклауларын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев