Алабугада җәяүлеләргә юл бирмәгән 30 йөртүчегә штраф салынган
Тәртип бозучыларга карата беркетмәләр төзелгән.
Сентябрьнең 15еннән 28енә кадәр Алабугада «Җәяүле» операциясе уза. Чараның 4 көнендә дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәвенең 30 очрагын һәм балигъ булмаганнар тарафыннан тиешсез урында юл аша чыгуның ике очрагы ачыклаган.
Йөртүчеләрне дә, җәяүлеләрне дә юлларда игътибарлы булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмаска чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев