Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары призына эстафета йөгереше узды

Ярышлар Үзәк стадионда узды. 

Алабугада «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары призына эстафета йөгереше узды. Быел ул 52нче тапкыр үткәрелде. Традицион ярышлар Үзәк стадионда оештырылды.

Ярышта шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары, урта һәм югары уку йортлары, мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашты. 

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында беренче урынны 32нче балалар бакчасы алды. Алар 100 метр араны йөгереп үтте.

Мәктәп укучылары арасында беренчелекне — 10нчы мәктәп, икенче урынны 8нче мәктәп, ә өченче урынны 1нче мәктәп укучылары яулады. 

Авыл мәктәпләре арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урында — Поспелово мәктәбе, икенчедә — Танайка, өченчедә — Иске Юраш мәктәбе. 

Шәһәрнең югары һәм урта махсус уку йортлары егетләре арасында Суворов хәрби училищесы беренчелекне алды, КФУның Алабуга институты студентлары — икенче урында, өченче урында Суворов училищесының икенче командасы. 

Студент кызлар арасында КФУның Алабуга институты беренче урында, икенче урында − медицина училищесында белем алучы кызлар,ә өченчедә -политехник колледж студентлары. 

Шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре арасында мәгариф идарәсе командасы иң яхшысы дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев