Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Алабуга Skills» һөнәри осталык конкурсы башланды

Берничә көн дәвамында бөтен республикадан килгән катнашучылар 20 номинациядә көч сынашачак.

Алар арасында — токарь һәм фрезер эшләре, аргонның саклагыч газы тирәлегендә вольфрам электры белән кулдан эретеп ябыштыру, җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү, автомобильләрне буяу һәм башкалар. Шулай ук конкурсантлар сәнәгать автоматикасы, робототехника, электромонтаж, лаборатор химия анализында үз осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Моннан тыш, конкурста технологлар, мотористлар, электрик-диагностлар, механиклар, вилок төягечләрен йөртүчеләр, С һәм D категорияле машина йөртүчеләр катнаша.

Катнашучыларны район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина сәламләде. Җитәкче сүзләренчә, бу конкурста катнашу — үзе үк профессиональлекне күрсәтә торган факт, чөнки аларга үз районы һәм предприятиесе данын яклауны ышанып тапшырганнар. 

Җиңүчеләр инде эш атнасы ахырында ук билгеле булачак. Җомга көнне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев