Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Александр бакчасын төзекләндерәләр

Шишкин урамындагы шәһәр паркы — алабугалыларның яраткан ял итү урыннарының берсе.

Александр бакчасында чыршы һәм миләшләр — 600 дән артык яңа агач утыртылачак. Моннан тыш, биредә чокыр чистартылачак.

Шишкин урамындагы шәһәр паркы — алабугалыларның яраткан ял итү урыннарының берсе. Быел аны берничә сәбәп буенча үзгәртеп коруга алынганнар.

— Безгә чокырны корыган агачлардан, Америка өрәңгеләреннән чистартырга кирәк иде. Паркның үзенә килгәндә, аңа тимәячәкләр! — дип аңлатты тендерда җиңгән оешма вәкиле Сирень Ибраһимов.

Искәрмә өчен. Александр бакчасының территориясе 4,5 гектарны били. Аның рельефы күбесенчә чокырлар белән кискәләнгән. Биредә 147 төр үсемлек үсә, шул исәптән сакланып калган борынгы карагачлар да бар.

Тарихи белешмә. 1846 елда Иван Васильевич Шишкин һәм абыйлы-энеле Иван һәм Дмитрий Стахеевлар җитәкчелегендәге Алабуга думасы шәһәр паркын булдыру һәм бүлү турында циркуляр чыгара. «Александр бакчасы» исемен паркка 1856 елда император Александр II тәхеткә утыруы хөрмәтенә бирәләр, ләкин ул вакытта бу урын шәһәр халкы өчен яраткан ял итү урыны булмый кала.

1866 елда Санкт-Петербургта Александр ІІгә һөҗүм ясала. Һөҗүмнең уңышсыз булуын, императорның исән калуын халык могҗизага тиңли һәм шул уңайдан алабугалылар, инглиз бакча-парк архитектурасы принципларын кулланып, инде булган бакчаны төзекләндерергә һәм киңәйтергә булалар. Бакча өчен карагач үсентеләрен Стахеевлар чит илдән махсус алдыра.
Алабуганың 1000 еллыгын бәйрәм иткәннән соң бакча чираттагы яңарыш кичерә: 2010 елда ул чистартыла, территориядә фонтан барлыкка килә, чокыр аша металл күпер-виадук салына, колонналы һәм гөмбәзле беседка-ротонда булдырыла. Александр бакчасы җирле әһәмияттәге мәдәни мирас объекты статусын алды.

Хәзерге вакытта шәһәр паркында авария хәлендә булган, ауган агачлар киселгән. Төпләнгән агачларның бер өлеше инде чыгарылган. Якын арада икенче өлеше чыгарылачак һәм утильләштереләчәк.

Моннан тыш, койма буйлап үтеп баручылар һәм ял итүчеләр өчен куркыныч тудырган агачларны кисү бара. Шуны да әйтергә кирәк, агачларны төбеннән үк түгел, 8 метр кәүсә калдырып кисәләр.

— Агачлар киләчәктә матур үссен өчен шулай уйланылган. Бер-ике елдан агач ябалдашларын шар рәвешендә формалаштырырга мөмкин булачак. Безнең шундый тәҗрибәбез бар инде. Мисал өчен, шул рәвешле без Мамадышта Ушма елгасы буендагы территорияне үзгәрттек, Әгерҗе, Ульяновск өлкәсе, Марий Эл Республикасында төзекләндерү эшләрен алып бардык, − дип аңлатты Сирень Ибраһимов.

Белгечләр уйлавынча, чокырның ян-яклары тигезләнәчәк. Моны эшләргә кирәк, чөнки чокырның җимерелгән урыннары бар һәм туфрак коррозиясе күзәтелә. Бу өстән кар сулары агып төшү аркасында шулай була. Шуннан соң чокырга күпьеллык үләннәр чәчәчәкләр. Ә төпләнгән Америка өрәңгеләре урынына чыршы һәм миләш утыртачаклар. Шишкин урамыннан алып чокырның ахырына кадәр 380 метрлы территория үзгәрәчәк.

Хәзерге вакытта Александр бакчасын реконструкцияләүнең беренче этабы бара. Белгечләр бу паркның матурлыгын һәм яңадан торгызылуын гарантияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев