Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада алимент түләмәүче 96 кеше эзләнүдә

Бу хакта җитәкчеләр киңәшмәсендә сөйләделәр. 

Агымдагы елның 1 ноябренә булган мәгълүматларга караганда, Алабуга суд приставлары бүлегендә 46 миллион 555 мең сумлык алимент түләтү турында 633 башкарма эш булган. 

Шушы чорда 13 миллион 924 мең сумлык 344 эш хәл ителгән. 89 бурычлы кеше административ җаваплылыкка тартылган. 17 автотранспорт чарасы тартып алынды, бурычлыларның яшәү урыны буенча 505 рейд үткәрелде. 

Бу чаралар агымдагы елда 14 миллион 17 мең сум акча түләттерергә мөмкинлек бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев