Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада автобуслар хәрәкәтен көйләү буенча эш дәвам итә

Алабугалылар автобуслар расписаниесенең үтәлмәвеннән һәм йөртүчеләрнең дорфалыгыннан зарлана.

Алабугада шәһәр транспорты хәрәкәте проблемалы мәсьәләләрнең берсе булып тора. 

Шәһәр халкы җәмәгать транспорты эшеннән зарлануын дәвам итә.

− Шәһәрдә яшәүчеләр белдергән аңлашылмаучанлык һәм гаепләүләр безне бик борчый, − дип киңәшмәдә сүзен башлады райбашкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов.

Барыннан да бигрәк алабугалылар автобуслар расписаниесенең үтәлмәвеннән һәм йөртүчеләрнең дорфалыгыннан зарлана.

Ел башында шәһәр җитәкчелеге җәмәгать транспортында йөрү бәясен 18дән 22 сумга кадәр арттырды. Әлеге адым эшнең сыйфатын яхшыртыр дип көттеләр. Шулай да нәтиҗә булмады.

Очрашу вакытында автобусларның видеомонитор тикшерүләренә йомгак ясалды. Белгечләр 15 сентябрьдә «НГДУ» тукталышында иртәнге сәгать 6дан кичке 6га кадәр хәрәкәтне тикшергән, биредән барлык "маршрутка"лар диярлек үтә.

− Тикшерү барышында без шуны ачыкладык: йөртүчеләр расписание тәртибен сакламый. Узып йөри торган 269 "маршрутка"ның 169ын гына санадык. Мәсәлән, 1нче санлысы бу көнне бер дә узмады, югыйсә ул 11 рейс ясарга тиеш иде, − дип сөйләде райбашкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Илназ Миңлебаев.

Башка маршрутлар буенча да кимчелекләр шул ук. Автобус йөртүчеләр кичен дә тиешле тәртиптә эшләми. 

Автобус салоннарындагы чисталыкка карата да сүз булды. Ленар Нургаянов әйтүенчә, планнан тыш тагын бер тикшерү булачак. Маршрутларда эшләүчеләр исә автобусларның йөрү тәртибен яңадан карарга тәкъдим итә.

Автобуслар хәрәкәтен көйләү буенча эш дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев