Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада автомобиль йөртүче 3 яшьлек баланы бәрдергән

Транспорт вакыйгасы кичә кич булган.

Кичә 17 сәгать 45 минутта Тынычлык проспекты буенча 33нче йорт ишегалдында нәни баланы бәрдерәләр. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

28 яшьлек «ХУНДАЙ СОЛЯРИС» автомобиле йөртүчесе беренче подъезд ягыннан хәрәкәт итеп, 3 яшьлек җәяүлене бәрдерә.

Вакыйга нәтиҗәсендә бала Алабуга район үзәк хастаханәсенә китерелгән. Аны хастаханәгә салалар.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, уяу булырга өнди.

Фото Алабуга ЮХИДИ бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев