Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Авыл мәктәпләренә — игелекле китаплар» акциясе барышында 20 тартма китап җыелган

Алабугалылар акциягә актив кушылдылар һәм китапханәләргә китаплар алып килделәр.

Комсомол ветераннары советы Алабугада «Авыл мәктәпләренә — игелекле китаплар» дигән беренче социаль-хәйрия акциясен үткәрде. Акция яшь Совет дәүләтендә китапханәләр төзү һәм грамотасызлыкны бетерү башында торган Н. К. Крупскаяның тууына 155 ел тулуга багышлана. Ул ел дәвамында үткәреләчәк. 

Алабугалылар акциягә актив кушылдылар һәм китапханәләргә китаплар алып килделәр. Акция барышында барлыгы 20 коробка китап җыелган, аларның һәрберсендә 20дән 30га кадәр нәфис әдәбият китаплары, укучылар өчен сыйныфтан тыш уку китаплары бар. Шулай ук китапларны КФУның Алабуга институты да бирәчәк. Иртәгә китаплар Морт авыл мәктәбенә тапшырыла. Акциянең чираттагы этабы март аенда узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев