Алабугада авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды
Биредә төрле продукция: ит, балык, яшелчә, сөт продуктлары һәм башкаларны сатып алырга мөмкин иде.
Шимбә көнне «Мираж» сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкта традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Биредә төрле продукция: ит, балык, яшелчә, сөт продуктлары һәм башкаларны сатып алырга мөмкин иде. Аларны җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тәкъдим итте.
Ярминкәдә «Колос» мәдәният йорты иҗат коллективы да катнашты. Артистлар матур һәм истә калырлык программа әзерләгән, ул барлык кунаклар өчен бәйрәм рухы тудырды.
Алабугалыларны һәр шимбәдә «Мираж» сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкта узачак авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыралар. Сәүдә 9:00 дән 13:00 гә кадәр алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев