Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада баланы бәрдереп, юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан мотоциклчы табылган

Ул – Юпитер мотоциклы белән идарә иткән 22 яшьлек ир-ат булып чыккан.

14 июльдә көндез Яшьләр урамындагы 12нче санлы йорт янында мотоцикл йөртүче 11 яшьлек кызны бәрдерә. Бала юлны тиешле булмаган урында чыккан.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан мотоциклчыны эзләп тапкан. 
Алабуга районы ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, ул — Юпитер мотоциклы белән идарә иткән 22 яшьлек ир-ат булып чыккан. Медицина хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, бала баш мие селкенү, ябык баш мие травмасы алган, шулай ук өске өченче балтыр сөягенең ябык сынуы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев