Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада BELARUS экспо-үзәген ачу тантанасы булды

Экспо-үзәккә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район башлыгы Рөстәм Нуриев югары бәя бирде.

Алабугада «МТЗ-Татарстан» җәмгыяте территориясендә сервис зонасы булган BELARUS экспо-үзәген ачу тантанасы булды.

Алабуга районы өчен бу әһәмиятле вакыйга. Заманча экспо-үзәк иң югары халыкара стандартларга җавап бирә. Биредә заводның һәм аның партнерларының яңа продукциясе белән танышырга мөмкин.

Экспо-үзәкнең беренче катында техника ремонтлау һәм сервис зонасы, икенчесендә — машиналар һәм запас частьләр кибете, шулай ук ун берәмлек техника — мотоблоклар, мини-тракторлар күрсәтү мөмкинлеге булган шоурум урнашкан. 

Ачылышта пилотсыз трактор да тәкъдим иттеләр.

«МТЗ» оешмасының генераль директоры Виталий Вовк билгеләп үткәнчә, барлыкка килгәннән бирле, әлеге җәмгыять 60 мең артык Минск трактор заводы техникасын җитештергән.

— Берсүзсез, сервис хезмәте күрсәтү зонасы, оригиналь запас частьләр кибете булу кулланучылар алдында предприятиене бөтенләй яңа дәрәҗәгә чыгарачак, — дип ассызыклады «МТЗ-Татарстан» җәмгыятенең генераль директоры Алмаз Әхмәтов.

Экспо-үзәккә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район башлыгы Рөстәм Нуриев югары бәя бирделәр. Кунаклар билгеләп үткәнчә, бу авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен яхшы сервис. 

— Экспо-үзәк барлыкка килү, хезмәт күрсәтү, җыю, ремонт — бу зур плюс, ул безнең авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өчен бик уңай. Киләчәктә мондый техникага ихтыяҗ тагын да артыр дип өметләнәбез, — диде Марат Җәббаров.

Рөстәм Нуриев үз чыгышында Белоруссия партнерларына катлаулы вакытта ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук экспо-үзәкның алабугалыларга өстәмә эш урыннары бирәчәген дә өстәп әйтте.

Тантана кысаларында «Росагролизинг» җәмгыяте белән бәя килешүенә кул куелды. Быел «Татнефть-Актив» җәмгыяте өчен «МТЗ-Татарстан ТПК» җәмгыяте биш техникага капиталь ремонт ясаган. Тагын трактор техникасының 24 берәмлеген капиталь ремонтлау буенча өстәмә килешү ахыргы стадиядә. 

Шулай ук «ТН-Транспорт» белән «МТЗ-Татарстан» җәмгыяте арасында техник хезмәт күрсәтү һәм экспо-үзәкнең беренче сатып алучысына BELARUS-1222.3 тракторыннан ачкычлар тапшыру турындагы килешүгә кул куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев