Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада бер атна эчендә 230 куб чүп-чар чыгарылды

Шәһәрне санитар чистартуда 1 900дән артык алабугалы катнашты.

Бер атна эчендә санитар икеайлык кысаларында чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә 1900 дән артык алабугалы катнашты. Бу — предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр һәм сәүдә вәкилләре. Бу вакыт эчендә 230 кубтан артык чүп чыгарылды.

Предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр һәм сәүдә объектлары төзекләндерүгә кагылышлы бирелгән кисәтүләрне бетерде. 20 һәм 22 апрельдә башкарма комитет, муниципаль контроль бүлеге һәм сәүдә бүлеге шәһәрне карап чыкты һәм яңа кисәтүләр ачыклады. Аларны тиздән бетерәчәкләр.

27 апрельдә Россия күләмендә шимбә өмәсе узачак. Безнең шәһәрдә өмә беренче чиратта агачларны һәм бордюрларны буяуга багышлана.

«Алда — көтеп алынган 1 Май һәм Җиңү бәйрәмнәре. Әйдәгез, аларны матур, чиста, уңайлы шәһәрдә һәм авылларда каршы алыйк, ә моның өчен барыбызга бергә чыгып, җыештырырга кирәк», — дип чакыра шәһәр хакимияте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев