Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада бер атна эчендә 6 кеше вак хулиганлык кылган

Мондый мәгълүматларны полициянең җирле бүлегендә китерделәр.

Бер атна эчендә Алабугада 320 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Мондый мәгълүматлар полициянең җирле бүлегендә китерде. 

  • 6 кеше административ штрафны вакытында түләмәгән өчен җаваплылыкка тартылды;
  • вак хулиганлык кылган өчен — 6 кеше;
  • урамнарда һәм җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр эчкән өчен 4 кешегә беркетмә төзелгән;
  • 5 ата-ана балигъ булмаган балаларны тәрбияләү буенча ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен җаваплылыкка тартылган, 7 ата-ана балигъ булмаган балаларның төнге вакытта урамда законлы вәкилләрсез йөргәне өчен җаваплылыкка тартылган;
  • административ күзәтчелекне бозган өчен 5 беркетмә төзелгән;
  • 1 кеше төнлә гражданнарның тынычлыгын бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган;
  • полиция хезмәткәрләрен ялган чакыру өчен 3 кеше җавап бирәчәк;
  • 281 машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 10сы исерек килеш автотранспорт белән идарә иткән өчен тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев