Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада бер атна эчендә биш янгын чыккан

Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.

15-21 май көннәрендә Алабуга районында 5 янгын булган. 

Ике очракта коры үлән, икесендә чүп-чар янган. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын чыгуның сәбәбе — ут белән саксыз эш итү.

Майның 15ендә кичке сәгать тугызлар тирәсендә, 75нче янгын частенә бакча йорты яну турында хәбәр алынган. Нәтиҗәдә, әлеге йорт һәм мунча янган. Һәлак булучылар юк, бер кеше дә зыян күрмәгән. Мунча түшәменең тиз янучан корылмалары мичнең төтен торбасыннан янып киткән.

Алабуга районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеген искәртә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев