Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада бер атна эчендә руль артына исерек килеш утырган 6 йөртүчене тоткарлаганнар

Үткән атнада дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләрне тикшерде.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, бер атна эчендә 341 йөртүче административ җаваплылыкка тартылган, шуларның 6сы автотранспорт белән идарә иткәндә аек булмаган.

Үткән ял көннәрендә дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләрне тикшерде. Нәтиҗәдә, 25 административ беркетмә төзелгән. Мисал өчен, 10 автомобильнең номерларын укып булмау ачыкланган, 9ында иминиятләштерү полисларының вакыты чыккан, 3 авто техник яктан төзек булмаган һәм башкалар. 

Шулай ук балалар утыргычы булмау һәм куркынычсызлык каешын эләктермәү очраклары теркәлгән. Моннан тыш, төнге экипаж исерек хәлдә машина йөртүчене тоткарлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев