Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте

Алабугада, бөтен республикадагы кебек, авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны башланды.

Ярминкә урыны итеп, гадәттәгечә, «Мираж» сәүдә үзәге янындагы мәйдан сайланды. Биредә сатып алучылар игътибарына төрле товарлар тәкъдим ителгән: яшелчә һәм җиләк-җимеш, бал, ит, сөт продуктлары, үсентеләр һәм башкалар. Бәяләр дә төрле, сәүдәләшкән очракта, аларны бераз киметеп тә була. Уртача алганда, товар бәясе түбәндәгечә:

— сыер ите — 350 сумнан башлана;
— 1 литр бал — 500 сум;
— бәрәңге — бер килограммы өчен 25-30 сум;
— суган — килограммы өчен 25 сум;
— кишер — килограммы өчен 30 сум;
— чөгендер — килограммы өчен 30 сум;
— сарымсак — килограммы өчен 300 сум;
— гөлҗимеш — 100 сум литр;
— бакча җиләге һәм кура җиләге — 150 сум стакан;
— брокколи — 150 сум;
— бакча хризантемасы — куагы өчен 200 рулей;
— каен себеркесе — 100 сум.

Ярминкәләр һәр шимбә көнне 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев