Алабугада беренче тапкыр яңа ел теннис турниры узачак
Алабугалыларны зур спорт бәйрәменә чакыралар.
Яңа ел алдыннан Алабугада зур спорт вакыйгасы — балалар өчен «Надежда Петрованың теннис буенча турниры» узачак. Чараның аерым кунагы дөньяның экс-беренче ракеткасы, Россия теннисы легендасы Елена Веснина булачак.
Атказанган спорт мастеры, Олимпия уеннарының бронза призеры һәм дөньяның экс-өченче ракеткасы Надежда Петрова исемен йөртүче турнир яшь теннисчыларны бәйрәм һәм спорт рухы атмосферасында җиңү өчен көрәшкә җыячак.
Турнир программасы:
2025 елның 20 декабре:
- 09:30 — ярышлар башлана.
- 13:00 — тантаналы ачылыш.
- 13:30 — ярышларның дәвамы.
2025 елның 21 декабре:
- 09:30 — кызлар арасында ярымфинал.
- 10:30 — малайлар арасында ярымфинал.
- 12:00-13:00 — төп вакыйга: Надежда Петрова һәм Елена Веснина катнашында күргәзмә матчы. Җанатарлар һәм яшь спортчылар өчен дөнья теннисы йолдызлары уенын күрү өчен уникаль мөмкинлек.
- 13:30 — финал матчлары.
- 15:00 — Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы.
Турнир түбәндәге адрес буенча узачак: Алабуга шәһәре, Таҗи Гыйззәт ур., 31.
Барыгызны да яшь теннисчыларга ярдәм итәргә һәм йолдызлар катнашында онытылмаслык спорт бәйрәменә шаһит булырга чакырабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев