Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Борис Березовскийның III Халыкара фестивале ачыла

Һәр көн өчен үз тематикасы билгеләнгән.

Бүген Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичәләр» III Халыкара фестивален ачу тантанасы булачак.

Быел фестиваль 4 көн дәвам итә. «Алабугада җәйге кичләр» Халыкара музыка фестиваленең сәнгать җитәкчесе — Борис Березовский. 
Һәр көн өчен үз тематикасы билгеләнгән. Концертның төп темасы " Скрябин, Гершвин...һәм Алабуга". Концерт "Яшьләр«стадионында 18:30 сәгатьтә башлана. Сәхнәдә Россиянең атказанган артисты Борис Березовский, Ульяновск шәһәренең дәүләт академия «губернатор» симфоник оркестры, дирижер Илья Дербилов(Санкт-Петербург), ТР Дәүләт камера хоры, җитәкчесе һәм дирижеры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Тәминдарова, пианист, джаз импровизаторы, халыкара конкурслар лауреаты Олег Аккуратов, Халыкара конкурслар лауреаты Александр Рублев чыгыш ясаячак.

Шулай ук 15 июльдән 18 июльгә кадәр музей-тыюлыкның музей-күргәзмә объектлары эше оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев