Алабугада быел 23 күпфатирлы йорт капиталь төзекләндереләчәк
Бу хакта ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Андрей Томилин сөйләде.
ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Андрей Томилин билгеләп үткәнчә, йорт тышлары, түбәләре төзекләндерүгә мохтаҗ, инженерлык системаларына ремонт кирәк, лифтларны алыштырасы бар. Шул рәвешле, 15 йортның фасадын төзекләндерергә уйлыйлар, 7 йортны тулысынча җылытулы итеп төзекләндерәчәкләр.
Шәһәрнең тарихи өлешендә быелгы капиталь ремонт программасына Олы Покров урамындагы 11нче йорт та кергән, ул мәдәни мирас объекты булып тора. Былтыр аңа проект-смета документлары әзерләнгән иде.
Финанслау лимиты быел 155,2 миллион сум тәшкил итте.
— Февральдә ТР Министрлар Кабинеты Карарына төзәтмәләр көтәбез. 2021 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча экономия суммасы быелга күчереләчәк һәм ул 160 миллион сум тирәсе булачак. Программа лимиты арту хисабына, өстәмә рәвештә тагын 3 күпфатирлы йортны кертергә планлаштырыла, алар өчен аерым җылыту пунктлары урнаштырылачак, — диде Андрей Томилин.
2022 елда тулысынча төзекләндереләчәк йортлар исемлеге
Йорт адресы |
Эш төрләре |
Төзүчеләр урамы, 2 |
Төзекләндерү/ фасадны җылыту |
Төзүчеләр урамы, 4 |
Төзекләндерү/ фасадны җылыту |
Төзүчеләр урамы, 8 |
Төзекләндерү/ фасадны җылыту |
Төзүчеләр урамы, 10 |
Төзекләндерү/ фасадны җылыту |
Төзүчеләр урамы, 12 |
Төзекләндерү/ фасадны җылыту |
Тынычлык проспекты, 8 |
Төзекләндерү/ фасадны җылыту |
Тынычлык проспекты, 7 |
Төзекләндерү/ фасадны җылыту |
Нефтьчеләр проспекты, 16а |
Ремонт фасада |
Тынычлык проспекты, 13 |
Фасадны, түбәне төзекләндерү |
Олы Покров урамы, 17а |
Фасадны, түбәне төзекләндерү |
Чапаев урамы, 48а |
Фасад, түбә, фундаментны төзекләндерү |
Казан урамы, 68а |
Фасад, түбә, суүткәрү, салкын су белән тәэмин итү инженерлык системаларын төзекләндерү |
Мәрҗани урамы, 7 |
Фасад, түбә, җылыту, суүткәрү, кайнар су, салкын су белән тәэмин итү инженерлык системаларын төзекләндерү |
Яшьләр урамы, 8 |
Фасад, җылыту, электр энергиясе белән тәэмин итү инженерлык системаларын төзекләндерү |
Олы Покров урамы, 11 |
Фасадны, түбәне төзекләндерү |
Пролетар урамы, 18 |
Түбә, җылыту, суүткәрү инженерлык системаларын төзекләндерү |
Кирпеч заводы урамы, 3 |
Түбәне төзекләндерү |
Нефтьчеләр проспекты, 3 |
Җылыту инженерлык системаларын төзекләндерү |
Тойма урамы, 11 |
Электр белән тәэмин итү инженерлык системаларын төзекләндерү |
Яшьләр урамы, 10 |
Суүткәрү инженерлык системаларын төзекләндерү |
Мәрҗани урамы, 8 |
Лифтларны алыштыру |
Мәрҗани урамы, 28 (3нче һәм 4нче подъездлар) |
Лифтларны алыштыру |
Мәрҗани урамы, 30 (1нче, 2 нче һәм 3нче подъездлар) |
Лифтларны алыштыру |
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев