Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада быел 80нән артык алабугалы армия сафларына китәчәк

Быелгы көзге чакырылыш кампаниясендә 134 кеше медицина комиссиясенә чакырылырга тиеш. 

Россия Кораллы Көчләренә чакыру кампаниясе тәмамлануга бер айдан азрак вакыт калып килә. Быел 80нән артык алабугалы армия сафларына китәчәк.
Быелгы көзге чакырылыш кампаниясендә 134 кеше медицина комиссиясенә чакырылырга тиеш. Әмма аларның кайберләре сәламәтлек буенча хезмәт итүгә яраксыз булып чыкты.

Алабуга һәм Алабуга районы хәрби комиссары Николай Битюков сүзләренә караганда, сәламәтлекләрендә кимчелекләр табылган очракта, призывниклар хәрби хезмәткә алынмый. Медицина тикшерүен узу вакытында мондый егетләр өстәмә тикшерүгә җибәрелә. Хәрби хезмәткә яраксызлык турында иң күп нәтиҗәне чакырылучылар хирурглардан һәм терапевтлардан ала.

Сүз дә юк, армиядә хезмәт итүдән медотводлар бар. Түбәндәге сәбәпләр буенча егетләрне хәрби хезмәткә яраксыз дип танырга мөмкиннәр: сөяк-мускул системасы авырулары (нигездә сколиоз һәм яссытабанлылык), икенче урында — кан әйләнеше системасы авырулары (ешрак йөрәк ритмы бозылу, сирәгрәк тумыштан килгән кимчелекләр), өченче урында — нерв системасы авырулары. 

Кызганычка, хәрби хезмәткә чакыру белән бәйле чараларга килмәүче егетләр дә бар. Дөрес, мондыйлар елдан-ел кими бара. Әлеге гражданнарга карата эзләү чаралары үткәрелә, аларның яшәү урыннары ачыклана.

Шулай, Административ хокук бозулар буенча РФ кодексының 21.5 статьясы нигезендә, хәрби исәптә торучы яисә торырга тиешле кешенең чакыруга килмәве өчен административ җаваплылык каралган. 

Документлар белән расланган нигезле сәбәп булмаган килеш, хәрби хезмәткә чакырылуга бәйле чаралардан качып яки читләшеп йөрү РФ ҖК 328 статьясындагы 1 өлешендә каралган җинаять җәзасы бирелә торган гамәл составын тәшкил итә.

Быел армиягә чакырылучыларның күбесе Үзәк округ гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Алар Коры җир гаскәрләренең, Милли гвардия, Хәрби-космик гаскәрләрнең, Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең сафларын тулыландырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев