Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада быел барлыгы 157 заманча ут баганасы урнаштырылачак

Эшләр «Безнең ишегалды» программасы буенча башкарыла.

Шәһәрлек урамындагы 4нче йорт ишегалдында эш кайный. Анда яктыртуны заманчалаштыралар.

− Иске баганаларны сүттек. Ике урынына кырлы тимердән заманча дүрт багана урнаштырылачак. Сигез яңа яктырткыч өстәгәч, тагын да яктырак булачак. Хәзергә без траншеялар казыдык, баганалар куймадык әле, − дип сөйләде «Барс» ТК прорабы Илнар Хуҗиев.

Быел башка ишегаллары да яктырачак. «Безнең ишегалды» программасы буенча, Илнар Хуҗиев әйтүенчә, ишегалларында барлыгы 157 яңа ут баганасы урнаштырылачак.

Алабуга шәһәрлеге ягына таба быел Тынычлык проспекты да яңарды. Тимер-бетон баганалар урынына биредә алты кырлы заманчалары куелды. Элекке унбиш урынына тагын егермеләп яңа яктырткыч өстәделәр.

Ленин мәйданында да 65 багананы алыштырдылар. Таушалып беткән диярлек ут чыбыгын да алыштырдылар.

Казан урамындагы фонарьларны да үзгәреш көтә.

Тукай урамында һәм «Адымнар-Алабуга» мәгариф комплексының машина кую урынында да урам утлары заманча булачак.

Шул рәвешле, берничә ел элек башланган эш дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев