Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада быел «Үлемсез полк» акциясе трибуна форматында уза

Алабугалылар Җиңү көненә үз геройларының портретларын алып килде.

Алабугада быел «Үлемсез полк» акциясе трибуна форматында уза. Алабугалылар Җиңү көненә үз геройларының портретларын алып килделәр һәм «Молодежный» стадионындагы трибунада урнаштылар. 

Алабугалы Ольга Грахова бәйрәмгә бабасы Федор Айкашевның фотосы белән килде. 

«Бу минем әнием ягыннан бабам Федор Филиппович Айкашев. Ул десантчы булып хезмәт итә. Сугышның башыннан ахырына кадәр уза. Яралана. Бабамның орденнары күп иде», — дип сөйләде безгә. 

Малкова Елена бәйрәмгә гаилә Геройлары портретлары белән килгән. 

«Без шундый зур бәйрәмгә бабаларыбызның портретлары белән килдек, алар безгә Җиңү бүләк иттеләр. Хәзер дә аларның батырлыклары турында онытмыйбыз, һәм яшь буынны да бу якты бәйрәмгә өйрәтәбез. Хәзер дә авыр вакыт, әмма безне аталарыбыз, абыйларыбыз яклый. Җиңү безнең кулда булыр дип өметләнәбез. Барыгызга да сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим. Туганнарыбызның, якыннарыбызның батырлыгын онытмасыннар иде», — ди ул. 

Исегезгә төшерәбез, быел җәмәгать иминлегенә янаган куркынычлар аркасында «Үлемсез полк» ның традицион йөрешен турыдан-туры үткәрмәскә карар ителде. Һәркем үз гаиләсе Геройлары истәлеген башка юллар белән хөрмәтли алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев