Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Чулпан Билалова күргәзмәсе эшли

Биредә 54 сәнгатьле картина һәм график эшләр, шулай ук иллюстрацияләр куелган.

Заманча этносәнгать музеенда башкорт рәссамы Чулпан Билалованың күргәзмәсе эшли.

Биредә 54 сәнгатьле картина һәм график эшләр, шулай ук иллюстрацияләр куелган.

− Бу күргәзмәдә булып, безнең кунаклар чыннан да җанга гаять олы яктылык һәм өмет ала. Чулпан — беренче чиратта, хатын-кыз күңелен аңлаучы рәссам. Бу илһам чыганагы саекмасын дип телим, − диде Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко. 

Әйтергә кирәк, Чулпан Билалова төбәк, бөтенроссия, халыкара арт-проектларда һәм Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге үткәргәннәрендә дә актив катнаша. 2012 елдан заманча этносәнгать буенча халыкара арт-симпозиумнарда катнаша. Рәссам күп төрле жанрларда иҗат итә, төрле ысуллар белән, пумала һәм карандашны оста кулланып иҗат итә. 

− Бу эшләр бернинди дә борчу тудырмый, киресенчә, тарихка чумасың. Аларда иң мөһиме — йолаларның саклануы. Һәрбер эш турында озаклап сөйләргә мөмкин. Әлеге картиналарга карыйсың да, кояш ныграк яктырган сыман, − диде «Яңарыш» фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина.

Күргәзмә авторы әйләнә-тирә һәм табигать күренешләреннән, кешеләрнең кичерешләреннән, төс кушылмаларыннан илһам ала. Рәссам бизәүче буларак та танылган — ул 700дән артык әсәргә иллюстрацияләр ясаган. Эшләренең күп өлеше хосусый коллекцияләрдә Италиядә, Германиядә, Португалиядә, Сербиядә, Франциядә һәм башка илләрдә саклана. Алабуга мирасханәсе фондларында аның 17 эше бар. 

− Шундый танылган диварларыгызны, эшләремне урнаштырырга булышып, миңа ышануыгыз өчен рәхмәтлемен. Минем өчен бу зур мәртәбә, рәхмәт сезгә! Эшләремне карап, рәхәтлек алуыгызны телим, − диде Чулпан Билалова күргәзмә кунакларына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев