Алабугада COVID-19 белән авыруның тагын 1 яңа очрагы теркәлгән
Татарстанда соңгы тәүлектә 46 кеше коронавирус йоктырган
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән авыруның 46 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
Яңа вирус йоктырган 15 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 28, Чаллыда — 5, Балтачта — 3, Азнакайда — 2, Аксубай, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында берешәр очрак ачыкланган.
11 августка Татарстанда COVID-19 белән авыруның 24 482 очрагы расланган.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 21 620 кеше савыккан, узган тәүлектә — 26 кеше.
Барлыгы 891 270 кеше вакцина ясаткан. Шулардан 702 852 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев