Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада дәүләт автоинспекторлары Луганск балаларына мәктәпкә җыенырга ярдәм итте

Луганск шәһәрендә яшәүче 3 бала портфель һәм канцтоварлар алачак.

ЮХИДИ, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ һәм ИКМО хезмәткәрләре «Игътибар-балалар!» оператив-профилактик чара кысаларында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясендә катнаштылар. Тиздән Луганскта яшәүче өч бала канцелярия товарлары тутырылган мәктәп букчасы алачак.

Әлеге акция авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. ЛНР укучылары — быел аеруча игътибар зонасында.

«Акциянең максаты — мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулы сузу. Балалар өчен яңа уку елы уңай эмоцияләр белән башлансын иде», — дип сөйләделәр Алабуга ЮХИДИ бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев