Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Донбасс качаклары өчен гуманитар ярдәм җыялар

Татарстан митрополиясе Донбасс качаклары өчен гуманитар ярдәм җыюны игълан итте.

Кирәк:

  • Балалар ризыклары һәм балаларны карау өчен кирәк-ярак (подгузниклар, гигиена чаралары).
  • Көндәлек кирәк-ярак һәм шәхси гигиена чаралары.
  • Балалар өчен (иң кечкенә сабыйлардан 18 яшькә кадәр булган балалар өчен) һәм өлкәннәр өчен кием-салым һәм аяк киеме, шул исәптән җылы кием-салым һәм аяк киеме (яңа яки бик яхшы хәлдә).
  • Язга яңа кием-салым.
  • Балалар өчен уенчыклар һәм төрле уеннар, спорт инвентарьлары 
  • Көнкүреш приборлары: электр чәйнекләре, утюглар, микроволновкалар, суыткычлар, кулерлар. 
  • Бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба.

Алабугада гуманитар ярдәмне җыюны бөек княгиняның Елисавета Феодоровна хөрмәтенә булдырылган Мәрхәмәтлелек сестричествосы (Сестричество милосердия) оештырды.

Моннан тыш, Алабугада гуманитар ярдәмне «Иллюзион» кинотеатрында урнашкан «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә дә кабул итәләр.

Ярдәм кабул ителә торган гуманитар склад түбәндәге адрес буенча урнашкан: 

Казан ур., 48а адресы буенча урнашкан Мәрхәмәтлек йорты (Россия Почтасының үзәк бүлеге янында).

Гуманитар складның эш вакыты: көн саен 15:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр. Барлык сораулар белән Сестричество җитәкчесе Лариса Николаевнага 8960-087-98-25 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Бердәм координацион телефон номеры 8 996 900 50 30

Кирәкле әйберләрне сатып алу өчен финанс ярдәмен түбәндәге реквизитлар буенча җибәрергә мөмкин:

АНО «Служба помощи нуждающимся «Милосердие Казань»

‌ИНН: 1655458530
Р/сч: 40703810362000004012
Отделение ‘Банк Татарстан’ 8610 ПАО Сбербанк
К/сч: 30101810600000000603
‌БИК: 049205603

Яки сайт аша: kazanmiloserdie.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев