Алабугада ел башыннан бирле 12 мең кубометрдан артык кар чыгарылган
Ярдәмгә шәһәр предприятиеләре дә чыкты.
Алабугада ел башыннан бирле 12 мең тоннадан артык кар чыгарылган. Бу хакта Алабуга районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Алабугада кар чистартуда предприятиеләр дә ярдәм күрсәтә. Узган атнада кар чистарту эшләренә МТЗ, Алабуга керамикасы, ЕПТС, Автотехникс предприятияләре техникасы җәлеп ителде.
Казан, Мәскәү урамнарын һәм Нефтьчеләр проспектын кардан чистарттылар.
Бу атнада БРУС, Таграз, Алабуга керамикасы, Нефтегаз, СК Барс, УК Танайка, Жилкомфортсервис, Домуправ-3, Автотехникс предприятиеләренең техникасы җәлеп ителде.
Карны Чапаев, Мәскәү, Нефтьчеләр проспекты урамнарыннан да алып чыктылар. Барлыгы 2000 куб кар чыгарылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев