Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ел саен үткәрелә торган “Полицейский Степа абый” Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсының район этабына йомгак ясалды

Конкурста 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре эшенә багышланган тематик эшләнмәләр ясаган 38 бала катнашты.

Алабугада ел саен үткәрелә торган “Полицейский Степа абый” Бөтенроссия балалар иҗаты конкурсының район этабына йомгак ясалды.

Конкурста 6 яшьтән 14 яшькә кадәрге, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре эшенә багышланган тематик эшләнмәләр ясаган балалар катнашты. Катлаулы эпидемиологик хәлне исәпкә алып, конкурс дистанцион рәвештә үткәрелде. Бәйгедә барлыгы 38 бала катнашты. Составына Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре кергән жюри тарафыннан онлайн-тавыш бирү юлы белән конкурска тәкъдим ителгән эшләрнең иң яхшылары сайланды, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Нәтиҗәдә, беренче урынны ике катнашучы – Дарья Гришина (7 яшь) һәм Илгиз Нәҗмиев (6 яшь) бүлеште.

2нче урында – “Степа абый постта” эше белән Мария Ланцова (6 яшь).

3нче урында – “Степа абый ярдәмчесе – Анастасия” эше белән Андрей Деньгов (6 яшь).

Бу эшләр Алабуганы конкурсның республика этабында тәкъдим итәчәк. “Полицейский Степа абый” конкурсы ел саен Россия Эчке эшләр министрлыгы инициативасы белән Эчке эшләр органнарында хезмәт итүнең дәрәҗәсен күтәрү һәм полиция эшчәнлеге турында уңай җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатында үткәрелә. Полиция хезмәткәрләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге каршындагы Иҗтимагый совет һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ әгъзалары “Полицейский Степа абый” конкурсының район этабында катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерә һәм һәр катнашучыны истәлекле призлар һәм бүләкләр белән билгеләп үтәргә вәгъдә итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев