Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада элмә такталар ике телдә дә язылганмы?

«Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында»гы закон кысаларында, оешма, учреждение, кибет исемнәре һәм башка элмә такталар ике дәүләт телендә — рус һәм татар телләрендә булырга тиеш.

Шәһәрдә күп кенә элмә такталары ике телдә язылган, әмма татарча язылмаганнары да юк түгел. Эзли китсәң, җитәрлек табарга була. Әйтик, Яшьләр урамында урнашкан бер кибеттә татарча язуны кирәк дип тә тапмаганнар, әллә инде язарга онытканнар...

Нефтьчеләр проспектындагы бер кибеттә сәгать (гарәп теленнән кергән алынма) сүзе «сагәт» дип язылган.

Кайбер сәүдә нокталарының элмә такталарында текст үлчәме буенча башка телдәге тексттан аерыла. Бу да закон бозу булып санала. Алар бер төрле үлчәмдә булырга тиеш. Шулай ук тулысынча тәрҗемә итеп бетермәү очраклары да бар. Моңа мисал итеп, Тынычлык проспекты буенча урнашкан бер оешманы китерергә була. Рус телендә язылган элмә такта күзгә ташланып тора, ә татарчасы кечкенә генә, яхшылап карасаң гына күренә. Моннан кала, сүзләр дә тулысынча тәрҗемә ителеп бетмәгән.


Тынычлык проспектында урнашкан бер оешмада «Алабуга шәхәрә» дип язып куйганнар, бер сүздә ике хата! Монда әле хаталарны шактый табарга була. Әллә игътибарсызлык хатасы, әллә инде бөтенләй белмәү нәтиҗәсе. Мондый хаталарны күргәч, икенче дәүләт теленең әдәби нормалары саклана дип әйтүе кыен.

Кайчак гап-гади элмә тактаны күреп тә, берәр татарча белгән кешегә укытсалар, мондый хаталар ясамаслар иде дип уйлап куясың.
Татар телендә элмә такталар һәм күрсәткечләрне язудагы хаталарны ачыклау буенча конкурс 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы базасында үткәрелде. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия инициативасы белән аны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты уздырды. Бәйге тәмамлангач, нәтиҗәләр ясалды. Барлыгы ун җиңүче ачыкланды, алар арасында Алабугадан Гөлназ Титова да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев