Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада фонтаннар эшли башлады

Бу атна башында шәһәребездә ике фонтан эшли башлады — шәһәр Мәдәният сарае янында һәм «Гуляй-парк»та.

Аларның кайчан эшли башлавы турында узган атнада район җитәкчесе Рөстәм Нуриев үткәргән шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә хәбәр ителде.
Киңәшмә барышында шулай ук тротуарлар һәм юлларны төзү һәм төзекләндерү турында да фикер алыштылар. Моның өчен акча җирле һәм республика бюджетыннан бүлеп бирелгән, эшләрнең гомуми суммасы 186 миллион сумнан артып китә. Хәзерге вакытта шәһәрдә Тынычлык проспектында юл асфальтлана, шул ук проспектта һәм Бакый Урманче урамында тротуарлар салына.
Көн тәртибендә шәһәрне яшелләндерү мәсьәләсе дә бар иде. Алабугада барлыгы 2254 агач утыртылган инде, яшь үсентеләр Бакый Урманче, Максим Горький, Төзүчеләр, Азин, Тынычлык урамнарында барлыкка килде. Шулай ук 110 мең чәчәк утырту планлаштырыла. Рөстәм Нуриев аларны утыртуны ике атна дәвамында төгәлләргә кушты. Төзекләндерү буенча зур эш хәзер шәһәрнең аскы өлешендәге боҗрада (Развилка) алып барыла.
Чиратта — яңа тукталыш павильоннары урнаштыру. Рөстәм Нуриев бу эшкә якын арада керешергә кушты. Барлыгы 20 павильон алмаштырылачак.
Киңәшмәдә катнашучылар тукталган тагын бер мәсьәлә — алабугалыларның ТКХ өчен бурычлары булды. "Водоканал"га гына да бурыч суммасы 30 миллион сумга якын тәшкил итә. Ә бу — берничә километр яңа торбаүткәргеч, дип билгеләп үттеләр киңәшмәдә. Рөстәм Нуриев бурычлылар белән эшне активлаштырырга кушты, сүз уңаеннан, аларның кайберләренең бурычы 300-400 мең сумга җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев