Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Форпост» отряды спортчыларын һәм командирларын бүләкләделәр

Бүләкләү гомумшәһәр планеркасында үтте.

Шәһәр-район җитәкчеләренең бүгенге киңәшмәсе котлаулар белән башланып китте. Бүген Алабуга районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Юлия Шәкурова үзенең туган көнен билгеләп үтә. Аңа сәламәтлек һәм иң изге теләкләр теләделәр. 

9-10 декабрьдә Казанда «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләренең республика үзәге агымдагы ел нәтиҗәләре буенча республика слетын үткәрде. Безнең районның «Форпост» үзәге «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләренең иң яхшы үзәге» исеменә республика конкурсы призеры булды.

Япеев исемендәге стипендиягә дәгъва кылучы дипломын «Форпост» студентлар отряды командиры Никита Ильинга тапшырдылар.

Алабуга медицина училищесының Форпост студентлар отряды командиры Юлия Исрафилова Артем Айдинов исемендәге премия лауреаты булды. 

13-14 ноябрьдә Екатеринбургта тхэквандо буенча «Урал көзе» Бөтенроссия ярышлары узды. Анда 2 меңнән артык спортчы катнашты. Безнең шәһәрне 2нче спорт мәктәбенең 6 спортчысы тәкъдим итте. Ярыш нәтиҗәләре буенча Мәҗитов Альберт беренче урынны алды. Аны грамота һәм медаль белән бүләкләделәр. Спортчыны ТР атказанган физик культура хезмәткәре Ринат Сәлимуллин җитәкли. 

10-11 декабрьдә Казанда тхэквандо буенча «Алтын очкын» Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда 890дан артык спортчы катнашты. Алабуганы 2 нче спорт мәктәбенең 7 спортчысы тәкъдим итте. Чыгышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны Аделина Серова һәм Глеб Махеев яуладылар. Аларны кубок, грамота һәм медаль белән бүләкләделәр. Тренеры — Ринат Сәлимуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев