Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Габдулла Тукай скверы төзекләндереләчәк

Биредә эскәмияләр яңартылачак һәм яңа ут баганалары урнаштырылачак.

Быел Алабугада 1нче мәктәп янындагы Тукай скверы төзекләндереләчәк. Мондый мәгълүмат шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә яңгырады.

Биредә эскәмияләрне яңартырга һәм яңа ут баганаларын урнаштырырга планлаштыралар. Бу эшләр сквер территориясендә генә түгел, сәүдә үзәге артында да үткәреләчәк. 

Габдулла Тукай скверы шәһәрдә 2014 елда булдырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев