Алабугада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә алты пар өйләнешәчәк
Бу хакта Алабуга ЗАГСында хәбәр иттеләр.
Шимбә, 8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтеләчәк. Бу көнгә алты пар өйләнешергә гариза биргән, ә менә җомга, 7 июльдә, 10 пар никахларын теркәргә булган.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Россиядә 2008 елдан башлап 8 июльдә билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн христианнарның изгеләр исемлегендәге Муром князе Петр белән аның хатыны Феврония яклаучылары көне буларак билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев