Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Газетага язылу бүләк ит» акциясе бара

Шәһәр хакимияте бинасында эшлекле киңәшмәдән соң «Газетага язылу бүләк ит» хәйрия акциясе оештырылды.

Шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре игелекле эш эшләргә — күп балалы гаиләләргә һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә киләсе ярты елга «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталарын яздыру мөмкинлеге алдылар. Акциядә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Терентьева, Җир-милек палатасы рәисе Илдар Гыйззәтуллин, АМР Советының массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге башлыгы Гөлшат Солтанова, Алабуга тарих-архитектура һәм сәнгать музей-ядкарьлеге генераль директоры урынбасары Александр Деготьков, Финанс-бюджет палатасы рәисе Эльмира Садыйкова катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәйрия акциясенә бу атнада старт бирелде, ул быелгы язылу кампаниясе ахырына кадәр дәвам итәчәк. Анда теләге булган һәркем катнаша ала — сез дә ветеранга, ялгыз яшәүче өлкән кешегә, якыннарыгызга газетага язылу бүләк итә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев