Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада газмоторлы тракторлар җитештерәчәкләр

«МТЗ-Татарстан сәүдә-җитештерү компаниясе» продукция күләмен арттырачак һәм газмоторлы тракторлар чыгара башлаячак.

Предприятие үзенең эшен 19 ел элек башлаган, биредә хәзер тракторларны җыю белән генә түгел, әзер машиналарны сату белән дә шөгыльләнәләр. Сатып алучылар арасында — юл-төзү компанияләре, коммуналчылар, авыл хуҗалыгы оешмалары, урман хуҗалыгы. Мондый «эш аты» һәркемгә дә кирәк. Сату урыннары — Идел буе һәм Урал төбәге, Кырым һәм, әлбәттә, Татарстан. Былтыр 4,5 мең трактор сатылган, быел бер меңнән артык техника берәмлеге яңа ияләренә җибәрелгән инде. Ел ахырына бу күрсәткеч 5,5 мең берәмлеккә җитәр дип ниятлиләр.

Бу турыда журналистларга Алабугада «МТЗ-Татарстан сәүдә-җитештерү компаниясе» ҖЧҖдә матбугат туры вакытында сөйләделәр. Сөйләп кенә калмадылар, күрсәттеләр дә. Техника җыя торган цех — «Тракторлар фабрикасы» 2010 елда эшләп киткән, аның җитештерү егәрлеге — елына 10 мең берәмлеккә җитә. Иң киң таралган һәм гади «Беларус 82.1» җыю өчен якынча 40 минут вакыт кирәк.Сигез сәгатьлек эш сменасында биредә 10лап яңа машина чыгаралар. Комплектлагычлар белән кыенлыклар булмый —техниканың барлык өлешләре дә Россиядә һәм Белоруссиядә җитештерелгән. Энергия күп таләп иткән техникада кулланыла торган электроникага бәйле билгеле бер сораулар бар, ләкин алары да, җитәкчелекнең ышандыруына караганда, бер ай дәвамында хәл ителәчәк.

− Без 82нче модель тракторын җыябыз, алар авыл хуҗалыгында, коммуналь өлкәдә файдаланыла. Сату эше тиз бара, җыеп кына өлгер. Бирегә алар яртылаш әзер китерелә, без ахырына җиткерәбез. Белоруссия тракторларын сораучылар күп, алар чит илнекенә караганда очсызрак, хезмәткә яраклыкта калышмыйлар. Санкцияләр кертү белән бездә берни дә үзгәрмәде. Запчастьләр бары да россиянеке, белорусныкы. Чит илдән без электроника ала идек, анысына да алмаш табып була. Кытай белән хезмәттәшлеккә өметләнәбез, − ди тракторлар җитештерү бригадиры Сергей Роотермель.

«МТЗ-Татарстан сәүдә-җитештерү компаниясе» җәмгыяте Идел буе һәм Урал федераль округлары территориясендәге Минск трактор заводының эксклюзив дистрибьюторы булып тора. Бүген бу компания Россиядә сату күләме буенча алда бара.

− Биредә барысы бергә 17 меңнән артык трактор, трактор нигезендә меңнән артык экскаватор җыелган. Берничә ел элек түбән профильле кабиналар җитештерә башладылар. Стандартлыларыннан алар 20 сантиметрга түбәнрәк. Быел аларны җитештерүне арттырырга уйлыйбыз. Андый кабиналар 2 меңләп берәмлек сатылган. Безнең техникага сорау үсәр һәм сату да артыр дип фаразлыйбыз, − ди «МТЗ-Татарстан сәүдә-җитештерү компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Алмаз Әхмәтов.

Предприятиедә тракторларның 18ләп моделе — мини-тракторлардан башлап көчле техникага кадәр чыгарыла. Җитәкчелек монда гына тукталмый, быел Минскидагы завод белән бергә тракторлар өчен сука ясый башладылар. 

− Беренче партия Россия һәм Татарстан буенча сатылды инде. Ел ахырына кадәр 300 берәмлек җитештереп сатарга планлаштырабыз, 3 һәм 5 корпуслыларыннан башлап, алга таба күп корпуслы сука чыгарырга җыенабыз, − дип сөйләде Алмаз Әхмәтов.

Алда газ тракторларын җитештерү. Бу ягулык чыгымнарны янга калдырырга булышыр. Хәзер двигательләр Минск мотор заводында сынау үтә.

Заводта техникага сервис хезмәте күрсәтү дә җайга салынган. Элегрәк сатып алган тракторларын яңартырга теләүче клиентлар предприятиегә мөрәҗәгать итә ала. Гарантияле хезмәт күрсәтү һәм сервис буенча техник директор урынбасары Рөстәм Гыйльманов әйтүенә караганда, биредә аларны гамәлдә яңалары сыйфатына җиткереп торгызалар.

Без күп юнәлештә эшләргә тырышабыз — берсе тоткарланса, икенчесен үстерәбез, диләр заводта. Биредә ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнергә җыенмыйлар. Моның өчен бөтен алшартлар да бар — укымышлы белгечләр дә, техниканың кирәкле өлешләре дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев