Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада герой-контрактчы фотосы төшерелгән баннер куелды

Контрактчы герой портреты төшерелгән баннер Төзүчеләр урамында урнаштырылган.

Кирилл Кудрявцевны хәзер күп кенә алабугалылар таный, чөнки контрактчы герой портреты төшерелгән баннер Төзүчеләр урамында урнаштырылган. 

Кирилл Олегович контрактка 2020 елның мартында кул куя. Шуннан соң ул Сахалин утравына җибәрелә, артиллерия гаскәрләрендә өлкән наводчик вазифасында хезмәт итә. Узган елның мартында хәрбине ярты елга махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәрәләр. Август аенда ул сугыш зонасыннан өенә кайта. Ә декабрьдә Кирилл Кудрявцев хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 

— Хәзер мин заводта эшлим һәм гадәти тормыш белән яшим. Ә контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләргә икеләнеп тормаска киңәш итәм. Иң мөһиме — күтәренке рух, калганы кешенең үзеннән һәм аның кая эләгүенә бәйле, — ди Кирилл Олегович.

Кирилл Кудрявцев махсус операция зонасыннан кайтканнан соң 8 ай узса да, хезмәттәшләре белән гел элемтәдә тора һәм кайвакыт кабат контракт буенча хезмәт итү турында уйлый.

Алабугалылар да җиңүгә зур өлеш кертә ала: моның өчен контракт буенча хезмәт итүгә гариза бирергә кирәк. Моны Россия Оборона министрлыгы сайтындагы шәхси кабинет аша, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында яки сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итеп эшләргә мөмкин.

Социаль ташламалар һәм гарантияләр:

— торакны тиз сатып алу мөмкинлеге 
— хәрби-медицина учреждениеләрендә бушлай тикшерү, дәвалау һәм реабилитацияләү
— федераль бюджет хисабына тормыш һәм сәламәтлек иминияте
— 20 ел хезмәт иткәннән соң ташламалы пенсиягә хокук
— сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы һәм тиешле ташламалар 
— кредит һәм салым каникуллары
— югары уку йортларында балаларны укыту өчен бюджет урыннары
— булачак контрактчылар өчен эш урыннарына бронь бирелә
— җәйге сәламәтләндерү лагерьларында балаларның бушлай ял итүе 
— РФ субъектларының бердәм өстәмә түләүләре, ташламалары һәм гарантияләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев