Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте

Легенда буенча, Алабуга медицина училищесында ут чыккан һәм түбәнең бер өлеше җимерелгән. Бу очракта нишләргә?

Кабынган сирена эвакуация турында хәбәр бирде. Кичекмәстән кешеләрне бинадан чыгарырга кирәк. Шулай да, мөстәкыйль чыга алмыйча, өч кеше эчтә калды һәм аларга коткаручылар ярдәмгә килде. "Зыян күрүчеләр«не, төтенле бүлмәләрдә кулланыла торган махсус битлекләр кидереп, бинадан алып чыктылар. 

Вакыйга урынына берничә янгын машинасы һәм башка махсус хезмәтләр килеп җитте. Бу хәл турында мәгълүматны коткаручыларга тапшыру өчен штаб җыйналды. 

— Алабуга медицина училищесы бинасында гражданнар оборонасы буенча республика күнегүләре уздыру барышында янгын була калганда үтәлергә тиешле гамәлләрне, шартлау нәтиҗәсендә түбә җимерелсә, дежур торучы персоналга нишләргә кирәген өйрәнделәр. Бүлекләрнең һәм янгын сакчылыгының шәхси составы күнекмәләрен ныгыттылар. Оператив гамәлләрдә тоткарлыклар булмады, — ди Татарстан Республикасы буенча Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе 15нче дәүләт янгын хезмәтенең 75нче янгыннардан коткару часте башлыгы Евгений Шумилов. 

Аның сүзләренә караганда, барлык хезмәтләр дә биремне үтәгән, вакытында килеп җиткән һәм куелган бурычны тиз башкарган. Махсус хезмәтләрнең күнекмәләрен ныгытуга Алабуганың гына түгел, Менделеевскиның һәм «Алабуга» МИЗының янгынчылары да җәлеп ителде. 

Өйрәтүләр 9 ноябрьдә иртәнге сәгать 6да башланды. Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә ике урында һәм Җиңел атлетика манежында, Лекарево авылында җыелу-эвакуация пунктлары җәелдерелгән иде, шәхси саклану чараларын шәһәр электр челтәрләрендә бирделәр. Шул ук көнне эвакуация комиссиясе утырышы да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев