Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ГТО нормативларын үтәүнең беренче этаплары уза

ГТО нормативларын үтәүдә беренчеләрдән булып «Родничок» һәм «Садко» балалар бакчалары катнашты.

Алабуга районында март башыннан мәктәпкәчә учреждениеләр арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәүнең беренче этаплары уза.

ГТО нормативларын үтәүдә беренчеләрдән булып «Родничок» балалар бакчасы һәм «Садко» балалар бакчасы катнашты. Әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр чыдамлык, сыгылмалылык һәм тизлек буенча ярышты. Барлык балалар да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, икенче этаптан соң аларның кайберләре ГТО билгесе алырга мөмкин.

Киләсе этап май аена планлаштырылган, аңа кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү кебек нормативлар керәчәк. 

ГТО нормативларын үтәү өчен тест үзәгенә теләге булган һәркем килә ала. Нормативларны үтәүдә катнашу өчен, берничә шартны үтәргә кирәк:

1. gto.ru сайтында теркәлү;
2. Табиб рөхсәтен алу;
3. ГТО тестлау үзәгенә гариза бирү. 

Тулырак мәгълүматны 8(85557)3-56-05 телефоны буенча белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев