Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Җиңү көнен бәйрәм итү афишасы

Иртәгә Җиңү көнен бәйрәм итәбез.

9 май көнне 10.00 сәгатьтә Мәдәният сарае янында «Үлемсез полк» акциясе старт ала. Хәрәкәтне оештыруда 50дән артык волонтер ярдәм итәчәк. 
Колонна Нефтьчеләр проспекты буенча хәрәкәт итеп, «Яшьләр» стадионына киләчәк. 

9 май көнне 10.40 сәгатьтә тыл хезмәтчәннәренә куелган Стелага һәм Хәтер мемориалына чәчәкләр салу тантанасы.

Тантаналы чара 11.00 сәгатьтә башлана
«Яшьләр» стадионы — бәйрәмнең төп мәйданы. «Җиңү кинолентасы» дип аталган театральләштерелгән тамаша яраткан фильмнарны һәм сугыш турында иң яхшы җырларны берләштерәчәк.

13.00 сәгатьтә «Җиңү язы» IV муниципаль хор музыкасы фестиваленең Гала-концерты башлана. Аннан соң стадиондагы төп экранда хәрби фильмнар күрсәтеләчәк.
Бәйрәм кунаклары сугыш чоры инсталляцияләре күрә алачак, мастер-классларда катнаша, солдат боткасын татып карый алачак. 

«Александр бакчасы», «Чебурашка» паркларында һәм 4 микрорайонның «Йорт янындагы бакча» скверында көн дәвамында бәйрәм чаралары узачак.

20.00 сәгатьтә Ленин мәйданында «Хәтер шәме» акциясе оештырыла. 
21.00 сәгатьтә бәйрәм салюты була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев