Алабугада Яңа елның төп чыршысын куялар
Хәзер эшчеләр металл каркасны урнаштыра.
Алабугада төп шәһәр чыршысын монтажлау дәвам итә. Хәзер эшчеләр 22 метр биеклектәге металл каркасны урнаштыралар, соңрак аны чыршы ботаклары белән бизәячәкләр. Тәүлекнең караңгы вакытында чыршы заманча 3D-яктырту ярдәмендә балкып торачак, кабатланмас бәйрәм атмосферасы тудырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев