Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яңа светофорлар

Алабугада светофорларны реконструкцияләү бара.

«Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү» республика программасы кысаларында Тынычлык проспекты — Яшьләр урамы һәм Нефтьчеләр проспекты — Тукай урамы киселешендә яңа светофорлар урнаштырылачак.

Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Евгений Николаев аңлатма биреп китте:

— Әлеге участоклар тулысынча заманча стандартлар буенча җәяүлеләр светофорлары белән җиһазландырылачак. Шул исәптән җәяүлеләр өчен киртә куелачак. Шул исәптән җәяүлеләр өчен киртә куелачак.

Алабуга республика программасы буенча эшләрне башлап җибәрүче беренче районнар исемлегенә керәчәк. Әлегә иң проблемалы участокларны сайлап алганнар. Башка светофорлар да яңартулар таләп итәләр: аларны программага керү өчен гаризалар биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев