Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яңа уку елына әзерләнәләр

Алабуга педагоглары алдында торган төп күрсәткечләр, әхлакый ориентирлар һәм бурычлар турында Мәгариф һәм фән хезмәткәрләре конференциясендә фикер алыштылар.

Август конференциясе беренче тапкыр КФУның Алабуга институтында узды. 125 еллык тарихында югары уку йорты 60 меңнән артык укытучы әзерләгән. Һәм бүген дә аның төп юнәлеше булып укытучылар әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү кала.

Конференция башланыр алдыннан университет мәйданында районның иң яхшы укытучыларын хөрмәтләделәр. Ведомство бүләкләрен район башлыгы Рөстәм Нуриев, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Андрей Фролов тапшырдылар.

Утызга якын педагог казанышларын тану билгеләре алды. Алты укытучы РФ Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. РФнең «Мактаулы остаз» күкрәк билгесе белән 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Вера Герфорт билгеләнде.

— Мин 33 ел гомеремне мәктәпкә багышладым. Эшемне һәм балаларны бик яратам. Аларның миңа беренче сыйныфка кечкенә сабыйлар булып киләләр, ә бишенче сыйныфка инде акыллы, үскән балалар булып китәләр. Мин 8 класс чыгардым. Мәктәпне тәмамлаганнан соң да, минем янга чыгарылыш сыйныф укучылары киләләр һәм: «Рәхмәт сезгә», — диләр. Менә бу минем өчен иң зур бүләк, — ди Вера Герфорт.

«Мобиль укытучы» муниципаль грант кысаларында район башлыгы Рөстәм Нуриев Нина Роговага яңа автомобиль ачкычы тапшырды. Соңгы ике елда Алабугада яшәүче педагог Танай мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән. Ә хәзер, грант ярдәмендә, Бехтерев мәктәбенең педагогик коллективын җитәкли алачак, анда татар теле һәм әдәбияты укытачак.

— Шундый яхшы проект башлап җибәргән район башлыгы Рөстәм Мидхәт улына бик рәхмәтлемен. Хәзер эшкә шәхси транспортта йөри алачакмын. Бердәм команда төзергә ниятлим, — дип уртаклашты Нина Николаевна.

«Безнең яңа укытучы» — педагогик кадрлар җитмәү проблемасын киләчәктә хәл итәргә ярдәм итәчәк тагын бер муниципаль проект. Анда тугызынчы сыйныфны тәмамлаган биш кыз катнашты. Конкурс сайлап алуын узгач, грант ярдәмендә алар КФУның Алабуга институты көллиятенең беренче курсын укырга керделәр. Дүрт ел көллияттә уку өчен муниципалитет түли. Ә чыгарылыш сыйныф укучылары, үз чиратында, белгечлек алып, биш ел Алабуга районында башлангыч мәктәптә укытучы булып эшләргә тиеш булалар.

— Минем әни балалар бакчасында эши. Аның эшендә булганда, мин дә балалар белән уйнарга ярата идем, шулай укытучы һөнәрен сайладым. Мин булдырырмын дип ышанам, — дип уртаклашты 10нчы күппрофильле лицейны тәмамлаган, проектта катнашучы Софья Уфимцева.

Традиция буенча, уку елы алдыннан югары уку йорты хезмәткәрләрнең беренче сыйныфка баручы балаларын котладылар. Тугыз балага букча һәм мәктәп кирәк-яракларын район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм институт директоры Елена Мерзон тапшырды.

— Укый һәм йөзгә кадәр саный беләм. Мәктәпкә барасым килә. Анда тренировкалар, йөгерүләр булырмы икән, шунсы мине кызыксындыра. Мин йөгерергә яратам. Тхэквондо буенча сары билбауым да бар. Музыкаль мәктәптә дә укыйм, аккордеонда уйныйм, — диде беренче сыйныфка баручы Илья Ефимов.

Пленар утырышны мәгариф идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алена Балобанова доклады ачып җибәрде. Җитәкче уку елы йомгаклары, сыйфат күрсәткечләре турында җентекләп сөйләде, лидерларны һәм аутсайдерларны билгеләде, алдагы елга бурычларны атады. Мәктәпләр муниципаль, республика һәм бөтенроссия проектларында актив катнашалар, дип билгеләп үтте Алена Сергеевна. Уңышларны да читләтеп узмадылар: узган ел белән чагыштырганда БДИда йөз балл җыючылар, олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар күбрәк.

Елена Мерзон чыгышын педагогик кадрларны бергәләп әзерләүгә багышлады. Спикер ассызыклаганча, югары уку йортын тәмамлаучыларны белгечлек буенча эшләргә кызыксындыру өчен грантлар, төрле бүләкләүләр системасы бар. Мәктәп администрациясенә ул булачак педагоглар белән аларның югары уку йортында укыган елларында ук элемтәләр урнаштырырга тәкъдим итте. 

— Мин Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына КФУ җитәкчелегенә педагогик белем бирү программаларына кергәндә профильле психологик-педагогик сыйныфларны тәмамлаучыларга өстәмә баллар бирү тәкъдиме белән чыгарга тәкъдим итәм. Район квотасы буенча, быелгы кабул итүне исәпкә алып, башлангыч сыйныфларда укыту белгечлеге буенча 16 кеше белем ала. Монда район башлыгының инициативасы гына түгел, ә һәр мәктәпкә педагогик кадрлар әзерләүнең төгәл планын төзергә кирәк, — диде Елена Мерзон.

Аудиториядә Иннополис мәктәбе директоры Сергей Ежовның чыгышы кызыксыну уятты. Алабуга институтын тәмамлаган педагог, бюджеттан тыш финанслау чыганакларын җәлеп итү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Грантларда, конкурсларда катнашу, хәйриячеләр ярдәме белән бер ел эчендә мәктәп үз фондына 40 миллион сумга якын акча алган. Сумманың бер өлеше укытучыларны стимуллаштыруга — хезмәт хакын күтәрүгә юнәлдерелгән.

Утырышка йомгак ясап, Рөстәм Нуриев Алена Балобановага уку елын уңышлы тәмамлаганы өчен, ә Елена Мерзонга яшь белгечләр әзерләгәне һәм укытучыларның квалификациясен күтәргәне өчен рәхмәтен белдерде. 
Рөстәм Мидхәтович хәбәр иткәнчә, сайланган юнәлеш үз нәтиҗәләрен бирә. Яңа уку елында грантлар һәм мәгариф белән бәйле муниципаль проектлар дәвам иттереләчәк. Алар арасында йөзү буенча гомуми белем бирү, «Күңелле стартлар», «Алабуга-Арт» бар.

— Мондый социаль әһәмияткә ия эшчәнлек мәктәп коллективларын берләштерә. Ярышларда катнашу балаларны физик яктан ныгыта, ә иҗади эшчәнлек балаларга милли мәдәниятләрнең күптөрлелеген аңларга ярдәм итә. Безнең районда бу башлангычларның барысын да саклап калачакбыз һәм үстерәчәкбез. 

Август киңәшмәсе кысаларында лекцияләр һәм түгәрәк өстәлләр, укытучыларның методик берләшмәләре утырышлары узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев