Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яңа загс төзеләчәк

Нигез итеп «Татнефть» компаниясе архитекторлары проекты алыначак. Әлеге проект буенча Азнакай шәһәрендә загс төзелде.

Төзелеш турындагы карар хәзер Алабуга загсының заман таләпләренә туры килмәвенә бәйле рәвештә кабул ителде, өстәвенә ул шәһәр үзәгендә урнашкан, туй кортежлары белән анда килү бик проблемалы — халык өчен дә, яңа өйләнешкәннәрнең кунаклары өчен дә.

— Никахны теркәү залы мәйданы буенча да, дизайны буенча да заманча таләпләргә туры килми. Шуңа күрә халыкка уңайсызлык тудырмаячак, кортежларга иркен йөрергә мөмкинлек бирәчәк яңа, аерым бина төзү турында карар кабул ителде, — дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева.

Сүз уңаеннан, загс урнашачак урын да билгеләнгән. Ул 4 нче микрорайонда «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәге янәшәсендә төзеләчәк. Бу район актив төзелә, чагыштырмача яңа, биредә бик күп яшьләр яши.
— Без Азнакайга барып кайттык, проект безне мәйданы ягыннан да, гомуми кыяфәте ягыннан да канәгатьләндерде, шуңа күрә аны гамәлгә ашырачакбыз. Яңа проектның бәясе 3-4 миллион сум булыр иде, — ди Эльмира Әхмәдиева.

Мондый яңалыкларга загс хезмәткәрләре дә шат. Хәзерге загс 2001 елда ачылган иде, ул 9 катлы йорт янкормасында, почта бүлеге һәм азык-төлек кибете белән янәшә урнашкан.

− Бүгенге көндә безнең загс Алабуга шәһәре статусына, заман таләпләренә туры килми. Кечкенә уңайсыз бүлмәләр гражданнарны кабул итүне төрле агымнарга бүләргә мөмкинлек бирми, шуңа күрә бер үк вакытта туу һәм үлемне теркәргә, никахлашу һәм аерылышу өчен документлар кабул итергә мәҗбүрбез. Шуны да онытмаска кирәк, кешенең беренче документын — туу турындагы таныклыкны нәкъ менә загс бирә. Нәкъ менә загс гөмбәзе астында яңа гаиләләр туа. Мондый мизгелләр тантаналы, матур шартларда узарга тиеш, шуңа күрә загсның яңа, аерым бинасын төзү зарурлыгы күптән туды инде. Яңа бина иркен, якты, килүчеләр һәм бүлек хезмәткәрләре өчен уңайлы булачак, − дип уртаклашты загс бүлеге җитәкчесе Римма Буланова.

Яңа загсны киләсе елда төзи башларга планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев