Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Яңарыш» фонды башкарма директоры тавыш бирде

Ул 1390 нчы участокта сайлады.

Төшкә таба 1390 нчы сайлау участогына Зөлфия Сөнгатуллина килде. Аның участогы 6 нчы мәктәп бинасында урнашкан. 

— Сайлауларга кечкенәдән йөрим. Бала чагында аларга әти-әнием белән йөрдем. Бу көн бәйрәм көне буларак истә калган. Үскән саен бу вакыйганың мөһимлеген аңлый башлыйсың. Соңгы вакытта, бигрәк тә хәзер, мин Россия кешеләренең рухи бердәмлеген күрәм. Күрәм, участокта кеше күп. Һәм бу шатландыра. Безнең халык шундый. Канәгать булмаса да, дәгъвалары булып, сораулары туса да — менә сайлаулар кебек моментларда кешеләр барысы да берләшә. Безнең Россия шундый! Бу дөньяга юллама кебек, бердәмлектә — безнең көч. Әгәр бу вакытка тагын кемдер тавыш бирергә килмәгән булса, мин ышанам, кичкә кадәр килерләр дә тавыш бирерләр әле, — диде Зөлфия Сөнгатуллина.

Сүз уңаеннан, 1390 нчы участок — сайлаучылары иң күп булган участокларның берсе. Биредә сайлау хокукына ия 2199 алабугалы бар. 1390 нчы сайлау участогы рәисе Анна Фирсова сүзләренчә, 11 сәгатькә биредә сайлаучыларның өчтән бере тавыш биргән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев