Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада яшь армиячеләр хәрәкәте көчәя

Алар медицина ярдәме күрсәтергә, карта буенча урынны билгеләргә өйрәнә һәм ут ачарга хәзерлек күнекмәләре ала.

Яшь армиячеләргә туган илнең тарихын һәм географиясен, аның геройларын һәм танылган кешеләрен өйрәнү белән кызыксындыралар. Алар гомуми физик хәзерлек үтә һәм хәрбиләрчә атларга күнегә. Аларга Мәңгелек ут янында сакта торуны ышанып тапшыралар. Алар мемориал һәм һәйкәлләрне саклау буенча эш алып бара, төрле парадларда, экология, иҗтимагый, мәдәни, спорт чараларында, иреклеләр оештырган акцияләрдә катнашалар. Яшь армиячеләр тормышы — игелек өчен һәм игелек хакына кайнап торган эшчәнлек ул, чөнки алар — ватанпәрвәрләр! Алар — яшь армиячеләр! 

Шәһәр-районның барлык мәктәпләрендә әле яңарак кына яшь армиячеләр сафына тантаналы кабул итүләр булды. Яшь армия йорты хезмәткәрләре кыю рәвештә, әлеге хәрәкәт рухында, рапорт бирә ала: хәзер яшь армия отрядлары һәр җирдә гамәлдә! Хәрби-патриотик хәрәкәт сафында — 1600гә якын малайлар һәм кызлар. Апрельгә үсеп килүче буын патриотлары санын 2000гә җиткерергә ниятлиләр! Яшь армия йорты методисты Наталья Гребенщикова әйтүенчә, бу чынга ашмаслык түгел. Әйтергә кирәк, ул үзе бу хәрәкәт белән ай ярым гына җитәкчелек итә, ләкин мәктәп укучыларының яшь армияче булырга теләге барлыгына ышанычы зур. 

— Мәгариф өлкәсендә патриотик тәрбия һәрвакыт төп юнәлеш булды һәм хәзер дә шулай, — дип саный Наталья Гребенщикова. — Ул беркайчан да мөһимлеген югалтмас. Без Ватанга, кече ватаныбызга, гаиләгә, анага мәхәббәт тәрбиялибез. Илдә һәм дөньяда барган соңгы вакыйгалар моны әһәмиятен тагын да арттыра. Балаларның үзләренең бу хәрәкәткә атлыгып торганын күрәм. Без аларны җәлеп итә алабыз, әмма мәҗбүр итеп булмый. Тантанада барысы да ихлас булды, чөнки иреклек, шунысы куандыра да. 

Бәйрәм тантанасына тезелүгә, гимн яңгырады, әләм күтәрелде, мәртәбәле кунаклар чакырылды (хәрби каршылыкларда катнашучылар, хәрби хәрәкәт ветераннары, хәрби киемле һәм погонлы кешеләр — мондый очракларда каралганча), аларга мөрәҗәгать сүзләре һәм яшь армияче анты: «Мин, «Яшь армия» сафларына кабул ителеп, иптәшләрем каршында тантаналы вәгъдә бирәм: һәрчак Ватаныма тугры булырга... көчсезләрне якларга... укуда һәм спортта җиңүгә омтылырга... Россиянең лаеклы гражданы һәм патриоты булырга... Ант итәм!» 

Болары анттан өземтә генә, ә мәгънәсе ачык. Күптәннән билгеле бит инде: һәр яшь кеше нинди гражданлык караш сайласа, нык җәмгыять төзү турыдан-туры шуңа бәйле. Яшь армиячеләр сафына 8 яшьтән алып 18 яшькәчә бар кешене дә алалар. Укучыларына тиешле таныклык бирелә. Әйтергә кирәк, бонусларның берсе шул: ЭЭМ буенча теләсә кайсы югары хәрби уку йортына укырга кергәндә, яшь армияче өстәмә 5 балл ала. Алабуга патриотларының сүзенә караганда, монысы шатландыра, әмма, илебез Президенты хуплаган Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте "Яшь армия«гә катнашуыңны тою тагын да дәрәҗә өсти. P. S. Алабугада яшь армиячеләр хәрәкәте 5 ел гамәлдә. Ул 2017 елда барлыкка килде. Соңгы казанышларның берсе — күләмле «Аҗаган» республика хәрби-спорт уенында призлы икенче урын. Һәм бу бик шәп!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев