Алабугада ике кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда соңгы тәүлектә 349 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән.
Татарстанда кичә 349 кеше COVID-19 йоктырган. Шуларның 80е — 18 яшькә кадәр балалар. Яңа вирус йоктырган 55 кеше хастаханәгә озатылган.
Казанда коронавирусны 131 кеше йоктырган. Чаллыда — 45, Түбән Камада — 16, Алабугада 2 кешедә инфекция ачыкланган. Татарстанның 38 районында COVID-19 йоктыручылар теркәлгән.
21 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 134 408 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев