Алабугада «Җиңү диктанты»н ике мәйданчыкта язачаклар
Диктантны 9нчы урта мәктәптә һәм КФУның Алабуга институтында язарга ниятлиләр.
3 сентябрьдә Татарстанда Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган Халыкара тарихи диктант булачак. «Җиңү диктанты» дип аталган бу чара безнең шәһәрдә ике мәйданчыкта: 9нчы урта мәктәптә һәм КФУның Алабуга институтында узачак.
Анда катнашучылар Бөек Ватан сугышы вакыйгалары өлкәсендә үз белемнәрен тикшерә алачак. Биремнәргә 25 сорау кертелгән. Җавапларның вариантлары биреләчәк. Тест үтәү вакыты — 45 минут. Диктантны онлайн үтеп тә була.
Башлану вакыты: 3 сентябрь, 14.00.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев